

“Мондый әти белән, һичшиксез, шундый көчле, кыю һәм тәвәккәл егет үсеп, буйга җитәчәк!”, – дип язганнар аңа подписчиклары.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиевның ике кызыннан соң, дөньяга көтеп алынган улы – Таир туды. Моңа кадәр Рөстәм үзен “Малинник”та яшим, дип яза иде.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк, кечкенә булуына карамастан, ул улы Таир белән “аның телендә” даими сөйләшә. Сабый да аңа үзенчә җавап бирә. Гомүмән, мондый видеоларны Рөстәмнең подписчиклары көтеп ала. Сәламәтлегенә карамастан, гаиләсе өчен үтә дә тырыш һәм җаваплы гаилә башлыгы, яраткан тормыш иптәше һәм алыштыргысыз әти ул Рөстәм.
фото: Рөстәм Нәбиевның шәхси сәхифәсеннән