Болар кызыклы!
11 ноябрь 2025, 09:31

Салават Юлаев һәйкәле астында юлламаның өченче авторы табылган

Уфада Салават Юлаевка һәйкәл астында 1967 елның 13 маенда язылган шешәдә юллама тапканнар. Бу хакта язган идек инде.

Салават Юлаев һәйкәле астында юлламаның өченче авторы табылганСалават Юлаев һәйкәле астында юлламаның өченче авторы табылган
Салават Юлаев һәйкәле астында юлламаның өченче авторы табылган

Уфада Салават Юлаевка һәйкәл астындагы шешәдә табылган юлламаның өченче авторы Әхәт Янбеков булган. 1940 елның 8 сентябрендә шахтер Морзагали Янбеков һәм хуҗабикә Мөбинә гаиләсендә уллары Әхәт туа. 1942 елда әтисен сугышка чакыралар, ул шунда һәлак була.

Мөбинә биш бала белән ялгызы торып кала. Башкорт дәүләт университетында  тарих факультетында укый. ГПТУДА укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары, аннары 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия буенча директор урынбасары, Оренбурггазпром системасында бүлек башлыгы булып эшли.

Шулай ук иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә: партия оешмасы секретаре, профком рәисе була. 1971 елда гомере буе эре сәнәгать предприятиеләрендә баш хисапчы булып эшләгән Зөбәрҗәт Бикбовага өйләнә.

1972 елда алар Ырынбурга күчәләр. Кызлары Әлфия һәм уллары Рөстәмне табып үстерәләр. Әхәт хәзер лаеклы ялда.

Бу хакта чыккан материал:

"Привет из прошлого": үткәннән язу 58 ел яткан

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас