+28 °С
Облачно


Адвокат Динар Шакиров искиткеч матур видео белән уртаклаша. Ул анда бәлеш пешереп, ерак юлдан баласын көтеп торган әнисен күрсәтә.
Ий, Ходаем, Аллаһка мең шөкер, шушы бәлешләрне ашар көннәр бар икән әле! Әнкәй, белсәң иде ничек сагындым мин моны Төркиядә булганда. Үтереп сагындым! Мондый бәлешләр юк бит анда! Якыны да юк! Рәхмәт, әнкәй, мине шулай көтеп торганың өчен,- ди ул.
Ий, елатасың хәзер...- дип нидер әйтмәкче була әбекәй һәм шул ук мәлдә елап та җибәрә, күңеле тула.
Чыганак: Tatar Today