Болар кызыклы!
6 Ноября 2025, 05:48

Кишер чәе эчкәнең бармы?

Татар халкы, башкортлар чәй эчәргә бик ярата. Ишетеп тә беләбез, кеше белән кеше очрашкач, яки бер-береңә кунакка килгәч: «Әйдә әле, бер чәй белән сыйлым үзеңне, дип, беренче чиратта чәй эчәргә тәкъдим итәбез.

Кишер чәе эчкәнең бармы?Кишер чәе эчкәнең бармы?
Кишер чәе эчкәнең бармы?

Баксаң, кабактан да, кишердән дә, хәтта роза чәчәкләреннән дә тәмле чәй ясарга мөмкин икән икән.

Кишер бит инде ул витамин чыганагы. Моны ничек ясарга?

Нәзек кенә итеп телемләргә кисәргә. Табага пергамент кәгазе җәеп, юка гына итеп кишерләрне тезәргә. Бик кызуга куймыйча, духовканың ишеген ачарга, чөнки япсаң – яна.

40 минут тирәсе киптерергәз. Бик тиз кибә ул үзе. Артыграк тотсаң, төсе каралыбрак китә. Вакытында алсаң, үз төсендә кала.

Чәйне ясаганда, кишернең сабагын да киптереп салырга була, «Сабагында витамин күбрәк тә әле аның», – дип язылган. Кипкән кишер телемнәрен чынаякка саларга да, өстенә кайнар су коярга. Бер мәртәбә кулланырга бер аш кашыгы тирәсе генә кирәк. 

Файдасы тисен! Эшләп карагыз!

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас