Болар кызыклы!
29 Октября 2025, 06:26

Түшәмгә кадәр чүп һәм тугыз мәче

Мондый күренешкә тикшерүчеләр Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы фатирларның берсенә ишек ачкач тап булган.

Түшәмгә кадәр чүп һәм тугыз мәчеТүшәмгә кадәр чүп һәм тугыз мәче
Түшәмгә кадәр чүп һәм тугыз мәче

Фатирда яшәүче хатын өйдә чүп-чар өемен җыйган, фатирга хәтта кереп тә булмый.  Өстәвенә, аңарда  тугыз вакцинацияләнмәгән мәче яшәгән, дип хәбәр иттеләр Мәскәү прокуратурасында.

Билгеләп үтелгәнчә, бинада шулай ук начар ис һәм бөҗәкләр дә булган. "Идарәче оешманың фатирны җыештыру кирәклеге турындагы таләпләрен хатын- кыз игътибарсыз калдырган", –дип ачыклык керттеләр прокуратураның матбугат хезмәтендә.

Хокук бозучыга мәчеләрне тотуны тыю һәм фатирны тиешле санитария хәленә китерү турындагы дәгъва белдергәннәр.

чыганак: Рен ТВ каналы 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас