

Ульяновскида яңа туган кызга «Армия — халык көче» дигәнне аңлаткан исем биргәннәр. Кызның әти- әнисе РФ армиясе хөрмәтенә гадәти булмаган Арсина ( Армия- Сила) исемен кушкан.
Бу хакта шәһәрнең Звияжск районы буенча ЗАГС бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Исем кушу тантанасы август ахырында узган. Кыз Арсина Верхеевлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән.
Гаиләдә башка балаларның исемнәре Богдан, Егор, Кирилл, Злата, Кондратий һәм Катрина.
ЗАГСта сөйләүләренчә, быел пар гаилә тормышының «Бакыр юбилеен» билгеләп үтә —алар җиде ел бергә гомер иткән.
Ир белән хатын уртак бизнес белән шөгыльләнә, йорт төзи, актив тормыш рәвеше алып бара.
Фото: Ульяновск өлкәсенең ЗАГС агентлыгы/VK