Болар кызыклы!
17 октябрь 2025, 10:58

Хәерчеләр генә бала таба икән

Дәүләт Думасында хәерчелек — Русиядә туучылар саны югары булуның нигезе, дип белдергәннәр

Хәерчеләр генә бала таба икәнХәерчеләр генә бала таба икән
Хәерчеләр генә бала таба икән

Дәүләт Думасында тоталь хәерчелек русиялеләрне күбрәк бала табарга этәрүче сәбәп булырга мөмкин, дигән фикер яңгыраган.

Депутат Матвейчев раславынча, "кешеләр яхшырак яшәгән саен, алар азрак бала таба".
Депутатның дәлиле туучылар санының иң югары дәрәҗәдә ярлы илләрдә күзәтелүенә нигезләнгән, ә бай илләрдә ул, киресенчә, иң түбән.

Әмма мондый фикер гаиләләрнең бала табу турындагы карарына йогынты ясый торган реаль факторлар турында сораулар һәм бәхәсләр тудыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тормыш сыйфаты һәм финанс тотрыклылыгы гадәттә гаиләне планлаштыру өчен мөһим факторлар булып санала.

Тормышның югары сыйфаты һәм зур пособиеләр балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итә ала.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас