

Русиялеләр өчен иң авыр көн дүшәмбе түгел, ә җомга, дип сөйләгәннәр “Минем эш” бизнес өчен бухгалтерия экспертлары. Аналитиклар тикшеренүләр үткәргән һәм русиялеләрнең кайчан максималь көч ташкынын тоюларын һәм аларның эшкә сәләтлелегенә нәрсә йогынты ясавын ачыклаган.
“Һәр өченче кеше шимбә-якшәмбе көннәре аңа түземсезләнеп көткән ял һәм перезагрузка түгел, ә алда булачак дедлайннар һәм алдагы атнага бетмәс-төкәнмәс мәсьәләләр агымы аркасында борчылу алып килүен сөйләгән.
Аналитиклар өстәп әйткәнчә, русиялеләрнең 60 проценттан артыгы эш атнасы һәм ял көннәре тоташкан вакытта көчләрен югалта. Йомык түгәрәк формалаша: җомга көнне кешеләр — ял, ял көннәрендә эш турында уйлый, ә дүшәмбе көнне офиска хәлсез киләләр.
Чыганак: lenta.ru