

Чаллы прокуратурасы эшне судка җибәргән. Чаллыда бәдрәфкә кергән хатын-кызларны яшерен рәвештә фотога төшерүче ир-атны хөкем итәчәкләр. Прокуратура тикшерү үткәреп, җинаять эшен судка җибәрде, дип яза «Шәһри Чаллы» сайты. Әлеге ир-ат кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәүдә үзәкләре бәдрәфләрен сайлый торган булган. Аның рөхсәтсез "съёмка"сын ялгыш сизеп калганнар. Телефонын карасалар - хатын-кыз гаурәтләре фотолары белән тулы. Ир-ат гаебен таныган. Аны "шәхси тормышның кагылсызлыгын бозу" маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Закон буенча 200 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр яисә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Чыганак: Тат медиа