Болар кызыклы!
11 сентябрь 2025, 14:17

Йөзү - минем өчен наркотик

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең Телеграм-каналында 20 елдан артык йөзү белән шөгыльләнүе турында сөйләгән.

Йөзү - минем өчен наркотикЙөзү - минем өчен наркотик
Йөзү - минем өчен наркотик

11 сентябрьдә билгеләнгән Бөтенрусия аеклык көнендә ул республика халкын начар гадәтләрдән баш тартырга һәм спорт белән шөгыльләнергә өндәгән."Йөзү минем өчен  – наркотик. Бәхет гормоннары, физик йөкләнеш бирә торган ләззәт алкогольдән күпкә хәвесезрәк.  Спорт белән шөгыльләнегез һәм булыгыз», – дип язган ул бассейннан видеосын.

Исегезгә төшерәбез, ике көн дәвамында Башкортстанда алкоголь һәм наркотиклар куллану мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Үзләрендә яки якыннарында бәйлелек проблемасы белән очрашкан республикада яшәүчеләрнең Бөтендөнья аеклык көне уңаеннан сорауларына: нарколог, психолог, психотерапевт, юрист, гаилә медиаторы җавап бирәчәк. Аноним түләүсез кайнар телефон линиясе: 8-800-347-5000 бүген һәм иртәгә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас