Болар кызыклы!
11 сентябрь 2025, 17:21

Ике туганын югалткан Ильмира Нәгыймова: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз?»

Ильмира Нәгыймова, махсус хәрби операциядәге энесе ярты ай хәбәргә чыкмау сәбәпле, күңеле тулган вакытынннан хисләре белән уртаклашканнан соң, аны ясалмалылыкта гаепләүчеләр табылган.    

Ике туганын югалткан Ильмира Нәгыймова: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз?»Ике туганын югалткан Ильмира Нәгыймова: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз?»
Ике туганын югалткан Ильмира Нәгыймова: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз?»

Аның ихласлыгында шикләнгән язылучылары, курчак сыман яше дә чыкмавын язганнар. Әлбәттә, җырчыны яклаучылар да табылган. Аптыраган җырчы: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз? Мин бертуган апамны, абыемны югалттым, хәзер бертуган энемнән хәбәр юк. Әйе, уртаклашкач, миңа җиңелрәк. Безнең кебек хәлдә калучылар күп бит. Без бер-беребезгә терәк булып торабыз. Берничә кеше хәтта ярдәм дә тәкъдим итте. Хәзер, өметне өзмичә, көтәргә генә инде», – дигән. Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/181349/ © Ватаным Татарстан

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас