

“Хуш, гель" — мондый заголовоклар соңгы берничә көндә мәктәп линейкаларындагы балаларның фотосурәтләре һәм Шуфутинский белән календарь турындагы шаяртуларга караганда да күбрәк булды.
Тырнакларында гель-лак сөючеләр, салон хуҗалары аптырашта калды. Бу мәсьәлә беренче карашка караганда катлаулырак.
Гель-лак составында ТРО (триметилбензоилдифенилфосфиноксид) бар. Әлеге компонентны тырнакларга ялтыравык һәм ультрафиолет лампа астында тиз кибү өчен кулланалар. Әмма экспертлар аны агулы дип тапкан: хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә негатив йогынты ясарга мөмкин.
Чыганак: ochevidec.kg