Болар кызыклы!
20 август 2025, 06:53

Иң үзсүзле кытайлы автомагистраль уртасында яши

Әмма ул моңа үкенә, ди. 

Mash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Mash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Магистраль уртасында яшәүче иң үзсүзле кытайлы күченергә уйлаган. Аның йорты түбәсе дәрәҗәсендә үткән  юл тавышына түзәрлек түгел, ди.

Җирле пенсионер Хуан Пинюның йортын автомагистраль уратып алган. 2017 елда аңа күченергә һәм 1,6 млн юань (22 миллион сум) күләмдә  компенсация түләргә тәкъдим иткәннәр. Әмма карт ризалашмаган. Ул чакта аңа “Цзянсидагы иң ныклы кадак” дигән кушамат такканнар.

Әмма шундый коточкыч тавышта яшәү мөмкин түгел ди. Хәзер инде ул тәүге тәкъдимгә ризалашмавына үкенә  һәм үзен  “зур ставканы оттырган" кебек хис итә.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас