Болар кызыклы!
12 июль 2025, 00:00

Бүгенгә астрологлар фаразы: Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты

Йолдызнамә белән танышып көнебезне башласак, уңышлар юмарт булыр безгә.

Бүгенгә астрологлар фаразы: Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакытыБүгенгә астрологлар фаразы: Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты
Бүгенгә астрологлар фаразы: Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларның идеяләре ташып тора. Интуициягезнең көчле булуы һәр өлкәдә ярдәм итәр. Зур эшләргә алынырга курыкмагыз, тик бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап бетерергә вакытыгызны кызганмагыз.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май) 
Уңышка ирешергә теләсәгез, авырлыклар алдында куркып калмаска, киртәләрне сикереп узарга тырышыгыз. Иң зур киртә – карарларны ашыгып кабул итә торгавн гадәтегез. Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләрнең һөнәри өлкәдәге үсеше, аларның эшенә карата булган кызыксынуына, аны никадәр яратуына бәйле. Әгәр дә сезне эшегезнең финанс ягы гына кызыксындара икән, акчасы да шуның кадәр генә булачак.

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслалар үзләрендә таулар күчерердәй көч, дәрман сизә, әмма үз-үзләренә ышаныч җитеп бетмәү генә бераз “аяк чала”. Курыкмагыз! Сезгә йолдызлар үзләре уңыш бүләк итә!

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Эштәге мөнәсәбәтләрне шәхси мөнәсәбәтләрдән аера белергә вакыт – кешегә шәхесен түбәнсетә торган сүзләр әйтүдән сак булыгыз. Акчаны да кысыбрак тотсагыз яхшырак, алда зур чыгымнар булырга охшап тора. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Карьера баскычыннан өскә күтәрелү ихтималы зур. Ләкин уңышлардан башыгыз әйләнеп, баскычтан мәтәлә күрмәгез. Һәрнәрсәдә чама белергә өйрәнегез. Ә калганы – ал да гөл! Уңышлардан башыгыз әйләнгән мәл.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Шәхси тормыштагы күңелле үзгәрешләр белән әвәрә килеп, көннең ничек узганы сизелмичә дә калачак. Ялгыз Үлчәүләргә гаилә корып җибәрер, сөйгәне белән үпкәләшкәннәргә мөнәсәбәтләрен җайга салыр. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез теләсә нәрсә эшләргә әзер, тик үз эшегез белән шөгыльләнергә генә түгел. Кемгә дә булса проблемаларын хәл итәргә ярдәм итегез, икенче бер көнне ул сезнекен хәл итәр.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезнең ике сайлау мөмкинлегегез бар: йә сез барып чыкмаган максатларыгыз өчен үзегезне кызганып елап утырасыз, йә яңа мөмкинлекләр эзлисез. Сезгә күбрәк кайсы ошый?

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең фикер беркемне дә кызыксындырмаячак, шуңа күрә аны үзегездә калдыруыгыз яхшырак. Аны әйтер вакыт әле киләчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Әгәр теләсәгез, стена аша да үтә аласыз, иң мөһиме – үз-үзегезгә ышану. Максатларыгызга ирешүдә бернинди дә киртәләр дә юк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Бәлки, сез дөрес объект сайламагансыздыр? Проблема сезнең нәрсәне дә булса дөрес эшләмәвегездә түгел, ә көчегезне дөрес юнәлешкә җибәрмәүдә.

Балык (19 февраль – 20 март)

Вакыйгаларга җентекле анализ ясагыз. Тыныч  кына утырып уйласагыз, үзегез белергә тиешле нәрсәләрнең барысын да ачыкларсыз. 

 

Бүгенгә астрологлар фаразы: Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты
Бүгенгә астрологлар фаразы: Сабыр булыгыз, һәрнәрсәнең үз вакыты
Автор:
Читайте нас