Болар кызыклы!
14 март 2025, 07:54

Көчле затлар да матурлык процедураларына тартыла

Мөрәҗәгать итүчеләр саны 30 процентка арткан.

Көчле затлар да матурлык процедураларына тартылаКөчле затлар да матурлык процедураларына тартыла
Көчле затлар да матурлык процедураларына тартыла

Хәзер бит-йөзгә операция ясату, хатын-кызлар арасында гына түгел, көчле затлар арасында да популярлаша башлаган. Русия ир-егетләре арасында пластик операция ясатуга сорау 30 процентка арткан.
Алар блефаропластика - өске һәм аскы күз кабакларыннан артык тире һәм майны алдыру - ясаталар. Бу хакта Shot басмасы белдерә.
Пластик хирурглар белдерүенчә, 30 яшьтән алып ир-егетләр арасында соңгы елларда хирургия ярдәменә мөрәҗәгать итүчеләр саны 30 процентка арткан.
Блефаропластика беренче урында торса, икенче урында - маңгай тиресен тарттыру. Табиблар раславынча, ир-егетләр бит-йөзне тәрбияләү процедураларына да йөриләр, ләкин шул ук вакытта алар уколларны авыр кичерәләр икән. Көчле затларның ботокс ясатуга да еш мөрәҗәгать итүләре хакында белдерә табиблар.

Фото:zabir.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас