Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 октябрь , 11:45

Эксперт беренче пластик операцияне ничә яшьтә ясарга кирәклеген сөйләде

Эксперт Мантурова: хәзер пластик операцияләр өчен яшь планкасы үзгәрде.

Эксперт беренче пластик операцияне ничә яшьтә ясарга кирәклеген сөйләде
Эксперт беренче пластик операцияне ничә яшьтә ясарга кирәклеген сөйләде

Беренче пластик операцияне элегрәк 45-47 яшьтә ясарга кирәк иде, ләкин косметология үсеше белән бу планка күчте, һәм хәзер хатын-кызлар үзләрен дөрес караган очракта 60 яшькә кадәр җәлеп итүчән булып кала, димәк аларга яшь үзгәрешләрен соңрак төзәтергә кирәк, дип белдерде Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече пластик хирург, РФ пластик, реконструктив һәм эстетик хирурглар җәмгыяте президенты Наталья Мантурова.

Ул билгеләп үткәнчә, пластик операция кирәклеге тышкы үзенчәлекләр эчке уңайсызлык тудырганда барлыкка килә, аны башка ысуллар белән, мәсәлән, косметологик процедуралар аша хәл итеп булмый. Моннан тыш, коррекция яшь вакытта да эстетик яки медицина күрсәткечләре буенча үткәрелергә мөмкин, мәсәлән, ринопластика, асимметрия, тумыштан килгән патология яки башка тән үзенчәлекләре коррекциясе, дип аңлатты Мантурова.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: med.tomsk.ru

Эксперт беренче пластик операцияне ничә яшьтә ясарга кирәклеген сөйләде
Эксперт беренче пластик операцияне ничә яшьтә ясарга кирәклеген сөйләде
Эксперт беренче пластик операцияне ничә яшьтә ясарга кирәклеген сөйләде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: