Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
8 сентябрь , 08:05

Файдалы киңәшләр: дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк

Көндәлек тормышта кирәге чыгардай киңәшләр.  

Файдалы киңәшләр: дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк
Файдалы киңәшләр: дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк

Суыткычка тоз салынган савыт куегыз, ул исләрне сеңдерәчәк.

Дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк.

Әче камырны озак кабартырга ярамый, җылы урында иң күбе 3 сәгать тотарга мөмкин.

Ябык пирогның өстенә тугланган йомырка, баллы су, сөт сөртергә, теләк буенча мәк, көнҗет яки башка тәмләткечләр сибәргә була.

Камырга чәй содасын артык күп салырга ярамый. Мондый камыр карала.

Бераз тоз сипкәндә утын тизрәк янып китә.

Кызган май чәчрәмәсен өчен, кәтлитне табага салганчы бер чеметем тоз сибәргә кирәк.

Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга

Чөгендер пешкән суны суытып, бүлмә гөлләренә сибәргә була.

Алдан суытылган йомырка агы тизрәк күбекләнә. Туглый башлаганчы берничә тамчы лимон согы яки аз гына лимон кислотасы кушсагыз, эш тагын да җиңеләер.

Аяк киеменең исен бетерер өчен төнгә 2-3 төймә активлаштырылган күмер куярга яки тоз сибәргә мөмкин.

Чыганак: "Туганайлар" сайты.

Файдалы киңәшләр: дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк
Файдалы киңәшләр: дөге үтә күренмәле булсын өчен, пешерер алдыннан 5 минут кайнар суда тотарга кирәк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: