Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
14 август , 14:32

Үзе буйлык чуртан тоткан

Балыкчы белән чуртан 15 минут алышкан. 

https://abzelil.com
https://abzelil.com

Башкортстанның Әбҗәлил районында балыкчы галәмәт зур чуртан тоткан.

Булат авылында яшәүче Азат Гомәров балыкка еш йөри. Әмма мондый да зур балык беренче тапкыр эләккән, дип яза “Әбҗәлил” район гәзите.

Гигант чуртанның авырлыгы – 8 кг 550 г, озынлыгы – 1 м 05 см. Балыкчыларның үзләре кебек "бераз шыттырсак", чуртан балыкчы буйлыгы кадәр булган, дияргә дә мөмкиндер. 

– Бу балыкка, мөгаен, 20 яшьләр чамасыдыр, аннан да ким түгел. Чуртан 15 минут тирәсе минем белән көрәште, аннары арады”, – ди Азат Гомәров.

Ул балык тоту белән балачактан ук мавыга. Ләкин мондый табышка юлыкканы булмаган.

– Чуртанны суыткычка салып куйдык инде, – ди кыздырылган балык яратучы Азат Гомәров.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: