Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 август , 17:46

«Бәлешфест» — ифрат халыкчан бәйрәм

«Бәлешфест» традицион милли ашлар фестивале Бүздәк районының бренды һәм визит карточкасы булды. Безнең районда җиденче тапкыр узды», — дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә Бүздәк районы башлыгы Илнур Игъдиев.

«Бәлешфест» — ифрат халыкчан бәйрәм
«Бәлешфест» — ифрат халыкчан бәйрәм

«Безнең бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар килде: Римма Утяшева - Русия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты,  Әминә Шәфыйкова – Башкортстан Республикасы мәдәният министры, Александр Андреев - БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты, Марк Газизов-БР Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты, Гөлнур Кулсарина – БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты БР, Рамил Мамлиев – «Корона» ҖЧҖ директоры , Марат Йосыпов - Благовар районы хакимияте башлыгы һәм башкалар. Фестивальдә катнашучылар йөздән артык төр бәлеш, шулай ук күп төрле ризык һәм  төрле файдалы эчемлекләр тәкъдим итте. Теләүчеләр шулай ук пылау һәм шашлык авыз итә алдылар. Һәркем сыйланырлык тәмле ризык таба ала иде. Быел иң зур бәлешнең авырлыгы 200 килограмм тәшкил иткән! Аны Күзәй авыл Советының тырыш хуҗабикәләре ясады. «Башкир –Агроинвест» ҖЧҖ осталары фестиваль өчен махсус мичтә бәлеш пешергәннәр. Бәлешфест — игелек, тынычлык һәм кунакчыллык бәйрәме. 30дан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши торган күпмилләтле районыбыз өчен Халыклар бердәмлеге идеясе аерым әһәмияткә ия. Кунакчыл төбәгебез киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе, төрле милләт һәм дин кешеләренең уртак туган йорты булып калсын өчен бердәм омтылышыбыз бар» дигән фикерләрен җиткерде ул.

Фото: Илнур Игъдиевның социаль челтәрләреннән кулланылды.

«Бәлешфест» — ифрат халыкчан бәйрәм
«Бәлешфест» — ифрат халыкчан бәйрәм
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: