Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 июль , 10:55

Авылларыбыз — байлыгыбыз: Сыйрышбашта бәйрәм шаулап-гөрләп узды

Чакмагыш районының Сыйрышбаш авылында «Атайсал» проекты кысаларында Авыл җыены үткәрелде. Бу хакта безгә «Өмет»нең якын дусты, хөрмәтле матбугат ветераны Резеда Зәкәри хәбәр итте.

Авылларыбыз — байлыгыбыз: Сыйрышбашта бәйрәм шаулап-гөрләп узды
Авылларыбыз — байлыгыбыз: Сыйрышбашта бәйрәм шаулап-гөрләп узды

Махсус репоптёрыбыз сүзләренә караганда, бәйрәм чарасы ифрат күңелле узган. Һава торышы да яхшы булган. 

Сыйрышлыларның күренекле якташлары Риф Юсупов Булат Исмәгыйлевка 30 меңлек сертификат бүләк иткән, шулай ук җирлек уңганнарына да авыл Советы да истәлеккә бүләкләр тапшырган. Тамашаны сәнгать үзешчәннәре моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән бизәгән. Халык өчен сәүдә рәтләре эшләгән, һәркем бушлай пылау, чәй белән дә сыйлана алган.

 

Авылларыбыз — байлыгыбыз: Сыйрышбашта бәйрәм шаулап-гөрләп узды
Авылларыбыз — байлыгыбыз: Сыйрышбашта бәйрәм шаулап-гөрләп узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: