Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 июль , 11:43

Халык әйтсә - хак әйтә

Һәр көнгә сынамыш тәкъдим итәбез. Сынап карыйк әле, ни дисәк, халкыбыз белмичә әйтмәс. 

Халык әйтсә - хак әйтә
Халык әйтсә - хак әйтә

16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.
17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса - җылы көннәргә.
18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса - яңгырга.
19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы.
21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.
22 июль кара җиләк уңса - суык кышка.
23 июль - әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән - иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
24 июль - яңгыравыклы күк күкрәү - тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе - коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән - гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
28 июль - иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
30 июль - көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер

31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.

Юлай Низаев фотосы.

Халык әйтсә - хак әйтә
Халык әйтсә - хак әйтә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: