Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 июнь , 11:58

Чәч өчен бәлзәм урынына — Кока-кола

Ничек була икән ул?

Чәч өчен бәлзәм урынына — Кока-кола
Чәч өчен бәлзәм урынына — Кока-кола

Чит ил блогерлары бьюти-бергәлеккә яңа лайфхак тәкъдим иткәннәр. Алар Кола эчемлеге белән чәч юарга үгетли. Шулай да була. Процедурадан соң локоннар, чәчләр йомшак, ялтыравык була һәм җиңел тарала, дип саныйлар. Газировка белән гадәти бальза-ополаскивательне алмаштырырга кирәкме? Дерматологлар чаң суга! Эчемлекнең составына карау да җитә: анда буяу, газлы су, шикәр, кофеин, тагын ортофосфор кислотасы бар. «Нигә соң аннан соң чәч шундый яхшы күренә?» — дип сорагыз. Эш шунда ки, Кока-кола щелочьны нейтральләштерә торган ачы матдәсе бар. Үзенең составы аркасында ул чәчкә йогынты ясап аны ефәкләндерә... Ләкин, бу ысулны искәрмәгә алу бик сирәк очракларда гына мөмкин, сезнең чәч өчен яраткан бәлзәм тәмамланган, ә яңа кибеткә барырга вакыт юк, шуный чакта гына. Озак сроклы перспективада Кола коткармаячак, ә сезнең локоннарны һәм толымнарны юк итәчәк.

Фото: news.myseldon.com

Юлай Низаев әзерләде.

Чәч өчен бәлзәм урынына — Кока-кола
Чәч өчен бәлзәм урынына — Кока-кола
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: