-17 °С
Болытлы
Башкортстанның «Йәшлек House» яшьләр йортындагы музей-остаханәдә төрле еллардагы, Советлар Союзы чорларындагы радиоаппаратура, звукоаппаратура, радиостудия җиһазлары, динамиклар, колонкалар тупланган.
Бик куанычлы күренеш — пластинкалар, кассеталар да лаеклы урында, күбесе әле җыр сәнгате мэтрларының автографлары белән. Аларны тыңлау мөмкинлеге дә уйланылган, моң өзелми биредән. Музейда бу тема белән кызыксынучылар өчен түгәрәк тә эшли, диләр. «Өмет» укучыларына да әлеге музей-остаханәне барып күрергә киңәш итәм.
Юлай Низаев. Автор фотосы.