Барлык яңалыклар

Унынчы сабыен тудырган

БР җитәкчесе Радий Хәбировтән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылган.

Унынчы сабыен тудырган
Унынчы сабыен тудырган

Уфа дәүләт медицина университеты клиникасыннан унынчы сабыен дөньяга китергән ана дәваханәдән чыккан. Күп балалы ананы БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова котларга барган.
БР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, хәзер күп балалы Мейриевлар гаиләсенең 5 кызлары һәм 5 уллары бар.
Мейриевларның зур гаиләсенә БР җитәкчесе Радий Хәбировтән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылган.
Без дә бу гаиләгә зур шатлыклар һәм сабыйга бәхетле киләчәк телибез.

Фото:flectone.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: