Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 февраль , 15:04

Иң зур алтын балык

Кешеләр алтын балыкларны аквариумда үрчетә.

Иң зур алтын балык
Иң зур алтын балык

Австралиянең Перт шәһәрендә дөньядагы иң зур алтын балык тотканнар.
Балыкның озынлыгы 52 сантиметр. Бу - дөнья рекордыннан 5 сантиметрга озынрак. Гиннесларның рекордлар китабына ярашлы, моңа кадәр тотылган иң озын алтын балыкның зурлыгы 47, 7 сантиметр булган. Аны моннан 21 ел элек Нидерландиядә тотканнар.
Кешеләр алтын балыкларны аквариумда үрчетәләр. Кызгынычка каршы, кайсыберәүләр аларны сулыкларга җибәрәләр икән. Перт сулыкларында үрчегән алтын балыклар экосистемага җитди зыян сала башлаган. Чөнки анда аларга ашарга ярардай ризыклар күп икән. Алар су үләннәреннән алып маймычларга кадәр ашый. Мондый тук шартларда алтын балыклар гаять зур булып үсәләр һәм юлларында очраган һәм көчләре җиткән бөтен нәрсәне ашыйлар икән. Димәк, сулыклардагы башка төрләрне кысрыклап чыгаралар.
Матур һәм алтын булсалар да, ерткычлар икән...

Фото: akvariumistica.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: