Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
1 гыйнвар , 12:35

Ерактагы якын кардәшләрдән котлаулар

2023нче елны ничек озатты Төмәнле хезмәттәшләр?!

Ерактагы якын кардәшләрдән котлаулар
Ерактагы якын кардәшләрдән котлаулар

2023нче елны ничек озатты Төмәнле хезмәттәшләр?!

Яңа 2024 елдан “Өмет” гәзитен илебез киңлегендә яздырып укып була! Без Бөтенрусия каталогына кертелдек һәм хәзер ерактагы якын кардәшләребез белән тыгызрак аралашып тору мөмкинлекләре артты. Ни хәлләрдә безнең дуслар? Яңа елны нинди уңышлар, хыяллар белән каршы алалар икән?

Төмән татарларының тугры сердәше “Яңарыш” гәзите коллективы сыналган һәм кадерле, ышанычлы дусларыбыз. Гәзитнең баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова җитәкләгән бердәм коллективтан кайнар сәламнәр кабул итегез. Нинди матур мәшәкатьләр белән Яңа елга кереп бара икән Төмәннәр?

- Яңа ел алдыннан һәркем, гадәттәгечә, узып барган елга нәтиҗә ясый. 2023 нче ел безнең күңелләрдә “Хәбәр” 1 Бөтенрусия конкурсының “Төбәктә татар тормышы”номинациясендә җиңүгә ирешүебез, 2024 нче елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар саны саклануы, укучыларыбызның газетабызны көтеп алып, яратып укулары, даими хатлар язып, хәлләр белешеп, аралашып яшәве белән истә калды. Пандемиядән соң бу безнең өчен бигрәк тә мөһим иде. Без дә Яңа елга яхшы кәеф, яңа өметләр, изге теләкләр, олы ышаныч белән керәбез. Ел нәтиҗәсе итеп уздырган “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе утырышында киләсе елга күптөрле планнар куйдык. Аларның берсе – Татарстан һәм Башкортстаннан иҗат эшлеклеләрен кунакка чакырып, җирле каләм осталары өчен семинар үткәрү. Бергәләшеп язган әсәрләр турында киңәшләшү, хаталар өстендә эшләү, аннары яңа китаплар бастыру да - шулар исәбендә!

Хөрмәтле коллегалар!

Бусагадан кереп килүче яшел агач Аждаһа елы белән сезне саф күңелдән котлыйбыз. Яңа ел җилләре сәламәтлегегезгә ныклык, гаиләгезгә иминлек, җаннарыгызга нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, күңелләрегезгә илаhи рәхәтлек,
яхшы хәбәрләр, яңа дуслар, милләт җанлы укучылар, яхшы хезмәт хакы алып килсен!

Яңа ел тынычлык елы, югалтуларсыз, бәхетле күрешүләр, шатлык- сөенечләр елы булсын иде!

Гаиләгездә һәрвакыт иминлек, мәхәббәт, бәхет, шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар хөкем сөрсен. Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Яңа ел белән, дуслар!
"Яңарыш" редакциясе коллективы, Төмән шәһәре.

 

 

 

 

 

 

Ерактагы якын кардәшләрдән котлаулар
Ерактагы якын кардәшләрдән котлаулар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: