Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 август 2022, 11:54

Виноград ашагыз - картлыкка бирешмәссез!

Шекер, хәзер кибетләргә керсәң, җимешләр төрлелегеннән күзләр камаша.

Виноград ашагыз - картлыкка бирешмәссез!
Виноград ашагыз - картлыкка бирешмәссез!

Әнә виноградның нинди генә төрләре юк. Яшеле, карасы, сарысы, кызылы, эресе, вагы... Җаның теләгәнен сатып ал!
Виноград - белеп ашаганда бик файдалы җимеш. Ул хроник авыруларны дәвалый алмаса да, организмга көч-куәт-дәрман бирә ала.
Табиблар нинди төстәге виноградның файдалырак икәнлеген аңлата. Кара виноград организмга ярдәм итүче һәм аны яклаучы антиоксидантлар һәм флавоноидларга ныграк бай икән. Алар яшьлекне озайтырга һәм ялкынсыну процессларын акрынайтырга булыша.
Виноградта булган полифеноллар холестерин дәрәҗәсен, холестерин төерләре барлыкка килү хәвефләрен киметә, атросклерозны профилактикалауда яхшы чара дип мактала.
Медицина белгечләре виноградны төше белән бергә яхшы итеп чәйнәп ашарга киңәш итә. Тиешенчә чәйнәгәндә организм файдалы матдәләрне күбрәк алачак. Шикәр диабеты һәм бавырында май катламы үскән кешеләргә виноград ашау киңәш ителми.
Диетологлар виноградта фруктоза күп булуы сәбәпле бер утыруда 100 граммнан артыгын ашамаска киңәш итәләр. Иң яхшысы аны үзен генә түгел, ә нәрсәгәдер кушып ашарга кирәк. Мәсәлән, чикләвек яисә эремчек белән. Шул чакта канда глюкоза дәрәҗәсе кискен күтәрелмәячәк.

Фото: Depositphotos

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: