Шул ук көнне поезд Русиягә килергә чыккан.
50 контейнерга җәмгысы 1 мең тоннага якын чәй тутырылган. Әлеге поезд Русиягә чәйне даими нигездә ташыячак, дип хәбәр итәләр. Кытайлар моны яңа проект дип һәм "Русиягә махсус экспорт чәй поездлары" дип атаган.
Русиянең Пекиндагы сәүдә вәкиле Алексей Дахновский белдерүенчә, Русия чәй традициясендә Ухань әһәмиятле урын били. Ухань - унсигезенче гасырда Русия-Кытай чәй сәүдәсендә төп кала булган.
26 августта Русиянең Харбин каласындагы илчелеге үзенең Telegram-каналдагы битендә 2022 елның гыйнвар-июлендә Кытайның Русиягә мең берәмлектән артык төрле транспорт чаралары озатуын хәбәр иткән. Мәсәлән, дизель үзбушаткычлары, ярымприцеплар, автобуслар, коммерцияле һәм җиңел автомобильләр. Экспорт былтырның шушы чоры белән чагыштырганда 150 процентка үскән.