Яңалыклар
19 Октября , 18:46

Ноябрьдә Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә

Ноябрьдә Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә  

Добавить в предпочтительные источники Google
Ноябрьдә Башкортстанда яшәүчеләрне  өстәмә ял көтәНоябрьдә Башкортстанда яшәүчеләрне  өстәмә ял көтә
Ноябрьдә Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көтә

Илдә Халыклар бердәмлеге көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Быел бәйрәм чәршәмбегә туры килә, ул эш көне булмаячак та. Бернинди күчерүләр дә көтелми.

Эш көне сишәмбе, 3 ноябрьдә, бер сәгатькә кыскара. Әгәр хезмәткәр 4 ноябрьдә ялда булса, ял бер көнгә озайтыла, дип аңлатты Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова. Эш көне булмаган бәйрәм көнендә (график буенча, вахта) эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакы икеләтә күләмдә каралган.

4 ноябрь ял көне булган хезмәткәрне эшкә җәлеп итү аның язма ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Түләү икеләтә күләмдә башкарыла яки отгул бирелә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас