

Республика көнен алдыннан журналист һәм революционер Шаһит Ходайбирдин һәйкәле каршындагы мәйданда республиканың басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Башкортстан Журналистлар берлегенең җирле бүлекчәләре рәисләре, идарә әгъзалары, Шаһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары, журналистика ветераннары җыелды.
Журналистлар Шаһит Ходайбирдинның туган көне уңаеннан ел саен һәйкәл янында очраша. Быелгысы исә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт журналистикасына нигез салучыларның берсе булган билгеле шәхеснең тууына 130 ел тулу уңаеннан да оештырылды.
– Шаһит Ходайбирдинның тормыш юлы таң калдыра: дөньяда яшәгән нибары 27 елы – Башкортстан журналистикасы тарихында тулы бер чор. Ул – гражданлык кыюлыгы, эшкә тугрылык һәм сүз белән чынбарлыкны үзгәртә белүне берләштергән шәхес. Аның 130 еллык юбилее шуны дәлилли: мирас еллар белән түгел, ә әйтелгән сүзнең күпме яшәве белән үлчәнә, – диде Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков.
Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов Шаһит Ходайбирдин башкорт журналистикасының символы булды һәм шулай булып калачак дип ассызыклады:
– Ул бик катлаулы вакытта яшәгән: Гражданнар сугышы барган, дәүләтчелегебез төзелгән, шул вакытта журналистика бик мөһим роль уйнаган. Шаһит Ходайбирдин турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәчәк. Шаһит Ходайбирдин премиясе республиканың аның исеменә һәм истәлегенә хөрмәт символы булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән премия күләме бик җитди төс алды. Быел премиягә рекордлы санда эшләр килде – аларның саны 32 иде. Барлык эшләрнең дә сыйфаты бик җитди, шуңа күрә бу безнең коллегаларга хөрмәт уятмый кала алмый.
Марат Газизов СВО шартларында журналист хезмәтенең аеруча зур әһәмияткә ия булуын искәртте. Башкортстан Русиядә беренче булып хәрби хәбәрчеләр турындагы канунны кабул итте. Һәр журналист гражданлык позициясен, яшь буынның аңын формалаштыруга һәм гомум җиңүгә үз өлешен кертә дип билгеләде ул.
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты акционер оешмасы генераль директоры, Шаһит Ходайбирдин премиясе лауреаты Зөлфия Рәхмәтуллина Матбугат йорты һәм аның янындагы һәйкәл журналистларны берләштерә торган үзенчәлекле урын, дип белдерде. Аның әйтүенчә, биредә елына 2-3 мәртәбә чаралар уза – анда журналистлар өлкән хезмәттәшләрен искә алып, үзара аралашып кына калмый, ә бүләкләү тантаналары да уза.
Коллегаларын бәйрәм белән танылган тележурналистлар – Ходайбирдин исемендәге премия лауреатлары Шәүрә Гыйльманова һәм Гөлдәрия Йосыпова да котлады.
Чара Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.







