Яңалыклар
18 Сентября , 04:05

Ялларда нинди һава торышы көтелә?

Ангелина Самсонова.Ангелина Самсонова.
Фото:Ангелина Самсонова.

Башкортстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә сизелерлек явым-төшем көтелми. Бүген иртән кайбер районнарда томан төште. Төньяк-көнбатыштан искән җил талгын. Көндез һава температурасы 15° градустан 20° градускача күтәреләчәк.

19 сентябрь, шимбә көнне, янә сизелерлек явым-төшем көтелми. Җиңел үзгәрүчән юнәлештә. Төнлә һава температурасы 2° ... 7° җылы булмакчы, ә көндез 17° ... 22° градус булыр дип көтелә.

Якшәмбе көнне һава торышы тотрыклы булачак. Үзгәрүчән юнәлештәге җил талгын. Төнлә һава температурасы 2° ... 7°, ә көндез 17° ... 21° градус җылы булачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас