Яңалыклар
7 Сентября , 06:32

2027 елның беренче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу башлана

Русия почтасы 2027 елның беренче яртыеллыгына төбәктә вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясе башлануы турында игълан итте.

2027 елның беренче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу башлана2027 елның беренче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу башлана
2027 елның беренче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу башлана

Газета-журналларга язылуны республиканың барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Русия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылучы почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак.

 “6000 гә якын вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан да язылырга мөмкин", - дип ачыклык кертте Русия Почтасының төбәк идарәсе директоры Ленард Шәфыйков. Башкортстанда

яшәүчеләр шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал-газеталарга хәйрия язылырга мөмкин. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас