Яңалыклар
4 Сентября , 03:47

Ял көннәрендә +30° градус эссе булачак

Кояшлы көннәргә сөенеп калыйк, дуслар!

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген  сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы +23, +28° булачак.

Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, шулай ук сизелерлек явым-төшем булмас дип вәгъдә итә белгечләр, нибары көндез төньяк районнарда гына кыска вакытлы  яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан төнлә талгын, көндез уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +23, +28°.

6 сентябрьдә көндез төньяк-көнбатышта яшен яшьнәп, күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар яумакчы. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.  Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +20, +25°, көньяк-көнчыгыш районнарда +30°ка кадәр җитәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас