Яңалыклар
4 Сентября , 05:34

Тукталышта тәмәке сатарга ярамый

Шул хактагы закон 1 сентябрьдән үз көченә керде. 

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

1 сентябрьдән җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке, вейп, башка тәмәке һәм никотинлы продукция сатуны тыю гамәлгә керде.

Әлеге тыюны бозган өчен административ җаваплылык карала.

Штрафлар күләме:

- гражданнар өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

- вазифа биләүчеләр өчен – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр;

- юридик затлар өчен – 90 меңнән 120 мең сумга кадәр.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин тәмәке һәм никотинлы продукцияне күпләп һәм берәмләп сату өчен лицензияләүне кертә торган законга кул куйды. Бу адым базарның үтә күренмәлелеген арттыруга һәм легаль булмаган әйләнешне киметүгә юнәлтелә. Һәм, әлбәттә, балигъ булмаганнарны тәмәке һәм вейплардан саклауны күз уңында тота.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас