Яңалыклар
3 Сентября , 08:19

Яшь галимнәргә – ике еллык грантлар

Хәзер яшь тикшеренүчеләр ике ел дәвамында фәнни эшләр уздыруга финанслау ала алачак.

https://www.bashinform.ru/https://www.bashinform.ru/
https://www.bashinform.ru/

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яшь галимнәре өчен грантлар системасын үзгәртә торган указга кул куйды.

Документ 2 сентябрьдә үз көченә керде.

Төп яңалык – грантлар срогы бер елдан икегә кадәр арта. Хәзер яшь тикшеренүчеләр ике ел дәвамында фәнни эшләр уздыруга финанслау ала алачак.

Моннан тыш, грант алучылар даирәсе дә билгеләнде. Ярдәм 35 яшькә кадәрге галимнәргә – республикада теркәлгән дәүләт югары уку йортлары һәм фәнни оешмаларның фән кандидатларына һәм аспирантларына бирелә.

Грантлар түләүгә акчаларның гомум күләме республика бюджеты турындагы закон нигезендә ел саен билгеләнәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас