+9 °С
Ясно


Көннәр көзгә авыша башлады.
Башгидрометтан хәбәр итүләренчә, Уралга һәм Русиянең Европа өлешенә Арктикадан салкын һава киләчәк.
Термометр баганалары көндез +12, +17 градус күрсәтсә, төннәрен һава температурасы +2, +7 градуска кадәр төшәчәк.
Алдагы ял көннәрендә республиканың кайсыбер төньяк һәм таулы районнарында төнен-иртән һава һәм туфрак өсте салкынаячак дип фаразлый синоптиклар. Бу инде кырау төшәргә мөмкин дигән сүз.
Ял көннәрендә шулай ук зур булмаган яңгырлар да көтелә.