Яңалыклар
27 Августа , 03:58

Атна ахырында кинәт суыта

Көзгә керүләре авыр...

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

Республика халкы җәйге көннәр белән акрынлап хушлаша ала. Төбәккә акрынлап көзге салкыннар килә. Әлегә термометр баганалары төннәрен түбәнгәрәк төшәчәк, көндез исә яңгырлар яву көтелә, дип хәбәр итә Башгидромет синоптиклары.

Мәсәлән, бүген, 27 августта, көндез күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, республиканың көньягында явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +17, +22°.

Җомга көнне, 28 августта, җитди явым-төшем көтелми, бары тик төньяк районнарда гына төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Төнлә термометр баганалары +3, +8° градус җылы күрсәтсә, көндез һава температурасы +13, +18° градуска җитәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас