

Башкортстанда ягулыкны контрольдә тоту көчәйтелә. Төбәк Хөкүмәте башлыгы Андрей Назаров Министрлар кабинетына шундый йөкләмә бирде.
Атап әйткәндә, Сәнәгать министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы ягулык белән тәэмин итүгә контрольне көчәйтәчәк. Шулай ук хакимият нефть эшкәртү заводларын планлы ремонтлау графигын оптимальләштерә.
“Илнең вице-премьеры Александр Новак киңәшмәсендә төбәк базарларында ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр балансы, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең бәяләрне анализлау нәтиҗәләре, хакларны нигезсез арттыру фактлары турында фикер алыштылар. Төбәкләрнең бәйсез АЗСлар белән килешүләр төзү буенча эше дәвам итә”, – диде Назаров.
Моннан тыш, Русия хөкүмәте логистика һәм склад куәтләрен тергезү программасын эшләячәк.