

Русия Президенты Владимир Путин РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга федераль дәүләт хезмәте срогын 2027 елның 27 августына кадәр озайтты. Тиешле күрсәтмә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында бастырылган.
“2010 елның 28 декабрендәге 403-ФЗ санлы “Русия Федерациясе Тикшерү комитеты турында”гы Федераль законның 30 маддәсендәге 4 өлеше нигезендә РФ Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкин Александр Ивановичка федераль дәүләт хезмәте вакытын 2027 елның 27 августына кадәр озайтырга”, – диелә документта.
Белешмә. Александр Иванович Бастрыкин – совет һәм Русия дәүләт эшлеклесе, юрист, юридик фәннәр докторы, профессор, РФнең атказанган юристы, РФ Юстиция генералы. 2011 елның 15 гыйнварыннан – РФ Тикшерү комитеты рәисе.
Чыганак: bashinform.ru