Яңалыклар
20 Августа , 06:31

Ялларда +28 градус эссе булачак

Көз, ашыкма әле!

Бераз салкынайтып алганнан соң республикага җәйге җылы көннәр әйләнеп кайтты. Башгидромет мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә коры һәм җылы һава торышы көтелә, һава температурасы акрынлап күтәреләчәк.

Бүген, 20 августта, көндез һава температурасы +23, +28° градуска кадәр җылыначак. Уфада явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава  торышы көтелә.

Иртәгә, 21 августта, җылы  һава торышы сакланачак. Төнлә +10, +15°, көндез +22, +27° градус җылы  булачак. Синоптиклар күк күкрәп, яшен яшьнәп койма яңгырлар явуын фаразлый. Җил көчәячәк. 

Ял көннәрендә – 22-23 августта  – явым-төшем булмаячак. Төннәрен +10, +12° градус булачак, көндез термометр баганалары +25, +28° градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас