

Башгидромет мәгълүматы буенча бүген, 19 августта, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Көньяктан искән җил талгын. Һава температурасы +22, +27°.
20 август көне сизелерлек явым-төшемсез булачак. Көндез төньяк-көнбатышта кыска вакытлы яңгыр явуын вәгъдә итә синоптиклар. Көньяктан искән җил төнлә талгын, көндез уртача тизлектә исмәкче, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +8, +13°, көндез +23, +28°.
Дүшәмбе-сишәмбе көзге һава торышы иде, ниһаять, янә җылы көннәр әйләнеп кайта. Рәхәтләнеп калыйк, дуслар!
Чыганак: bashinform.ru