

Бүген көндез республиканың көнбатышында яшен яшьнәп, күк күкрәп бераз яңгыр явуы фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +22, +27°, көньяк-көнчыгышта +32° градуска кадәр җитәчәк.
Җомга көнне, 14 августта, төбәктә шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә, Башкортстанның көньяк-көнчыгышында явым-төшемнәр булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, урыны белән кискенләшергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +18, +23°, көньяк-көнчыгышта +28° градуска кадәр җитүе ихтимал.
Шимбә көнне, 15 августта, республиканың көньягында кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +5, +10°, көндез + 14, +19°.
Чыганак: bashinform.ru