

Синоптиклар республикада алдагы өч көнгә һава торышы фаразлады.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы +21, +26°.
Чәршәмбе, 12 август көнне, шулай ук әллә ни явым-төшем көтелми. Үзгәрүчән юнәлештәге җил талгын булмакчы. Һава температурасы төнлә +8, +13°, көндез +23, +28°.
Пәнҗешәмбе, 13 август көнне, шулай ук башлыча явым-төшем көтелми, көндез республиканың төньяк-көнбатышында гына кыска вакытлы яңгыр явып узар дип фаразлана. Җил көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +10, +15°, көндез +22, +27°, төбәкнең көньяк-көнчыгышында +32° градуска кадәр җитмәкче.
Чыганак: bashinform.ru