

Табибның бер пациентны кабул итүгә 15 минутлык нормативын гамәлдән чыгарырга кирәк. РФА академигы, Русия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган.
Ул исәпләп чыгаруынча, табиб сменага якынча 25 кешене кабул итә, шул ук вакытта аларның кайсыберләренә белешмәләр белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. "Ә кемдер беренче тапкыр килгән һәм аңа аның белән нәрсә булганын җентекләп ачыкларга кирәк. Очраклар төрле, һәм вакыт һәркемгә төрле күләмдә кирәк", – дигән Онищенко.
Моннан тыш, дигән академик, табибка диагнозны дөрес кую һәм дәвалауны билгеләү өчен профильле белгеч белән киңәшләшергә кирәк булган очраклар да еш була, һәм моңа да вакыт сарыф ителә.
Чыганак: lenta.ru