Яңалыклар
29 Июля , 20:25

Радий Хәбиров ялын Башкортстанда үткәрә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Красноусольск" шифаханәсендә республика шифаханәләрен үстерү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Радий Хәбировның социаль челтәрләреннән/ МАХРадий Хәбировның социаль челтәрләреннән/ МАХ
Фото:Радий Хәбировның социаль челтәрләреннән/ МАХ

“Ялымны "Красноусольск"та уздырам. Безнең шифаханәләрне ял итү өчен иң яхшы урын дип саныйм. Бу минем фикерем генә түгел, ел саен бирегә килгән меңләгән республика халкы һәм кунаклары да шундый фикердә”, – дип язган Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.  

Башкортстанда сигез дәүләт шифаханәсе ачылган. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, бу республика милкендә калырга тиешле гаять зур ресурс.

"Безнең шифаханәләр мөһим социаль функцияне үти. Шул исәптән сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлекләрен яхшыртырга ярдәм итәләр. Шул ук вакытта бу уңышлы предприятиеләр дә. Аларның хезмәтләренә ихтыяҗ зур, алар яхшы гына акча эшлиләр һәм эшләп тапканнарын киләчәк үсешкә кертәләр. Шул ук “Красноусольск" шифаханәсендә үз акчалары хисабына фондны тагын 200 номерга арттырырга планлаштыралар. Һәм бу бер генә мисал. Бу тенденцияне саклап калу һәм алга таба бару мөһим.

Аерым мәсьәлә – балаларның шифаханә-курорт дәваланауы. Бездә балалар шифаханәләре дә аз түгел, һәм әлбәттә, алар да акча һәм энергия таләп итә. “Красноусольск” һәм ерак түгел урнашкан Красноусольск балалар шифаханәсе җитәкчеләренә инфраструктураны яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләргә куштым. Көзен без алар турында җентекләп фикер алышачакбыз", – дип язган Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе “Красноусольск”та  гаиләсе белән ял итүен әйткән.

"Мин һәрвакыт мөмкинлек булганда, күпмедер вакытны үзеңә багышларга кирәк дигән фикердә,  чөнки ул очракта нәтиҗәлелек тә башка булачак. Сәламәт һәм көчле булганда,  кеше яхшырак эшли. Шуңа күрә мин монда. Сәламәтлегемне яхшырттым, монда бик яхшы”, – диде Радий Хәбиров.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас