Яңалыклар
27 июль , 10:59

Нинди генә машина юк монда: “Гранта”дан алып “Land Cruiser”-га кадәр!

Автомобиль кирәксә,  аукционда катнашыгыз.

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Росимуществоның территориаль идарәсе бурычлыларның кулга алынган автотранспортын сату буенча торгларны башлап җибәрде. “Распродажа"да 11 автомобиль катнаша, илебез маркаларыннан алып элиталы чит ил машиналарына кадәр. Иң кулай лот – 2008 елда чыгарылган Skoda Octavia, аның башлангыч бәясе – 250 665 сум. Иң кыйммәтлесе – 2021 елгы Toyota Land Cruiser 150, бәясе – 4 024 155 сум.

Лотларның тулы исемлеге:.

  • Skoda Rapid (2016) — 706 180 сум.;
  • Renault Duster (2015) — 595 340 сум.;
  • Chevrolet Niva (2014) — 332 010 сум.;
  • Iveco Fiat 65-9 (йөк фургоны, 1990) — 427 720 сум.;
  • Lada Vesta (2020) — 433 500 сум.;
  • Toyota Land Cruiser 150 (2021) — 4 024 155 сум.;
  • Peugeot 2008 (2016) — 713 150 сум.;
  • Skoda Octavia (2008) — 250 665 сум.;
  • Mercedes Benz GLK220 (2012) — 1 059 440 сум.;
  • ГАЗель Next (йөк-пассажир фургоны, 2022) — 2 363 841,5 сум.;
  • Lada Granta (2021) — 454 665 сум.

Аукцион электрон форматта “Сбербанк-АСТ” акционерлык җәмгыяте платформасында узачак. Гаризалар 2026 елның 15 августына кадәр кабул ителә. Барлык транспорт чаралары кулга алынган, ә аларның күбесенә шулай ук залог рәсмиләштерелгән. Машиналар Башкортстанның төрле нокталарында: Уфада, Бөредә, Стәрлетамакта, шулай ук Чишмә, Иглин, Мәләвез, Авыргазы һәм Уфа районнарында урнашкан.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас