Яңалыклар
24 Июля , 05:22

Ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Ниһаять,  җәйгә хас һава торышы урнашты бугай...

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 24 июльдә, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы +28,+33° градус.

Шимбә көнне, 25 июльдә, җомга көнне кебек үк, сизелерлек явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +15, +20°, көндез +28,+33° градус.

Якшәмбе, 26 июльдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми, дип фаразлый синоптиклар. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +15, +20°, көндез +28,+35°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас