

«Кашкдан» паркындагы күл пляжында «Сак булыгыз церкариоз»дигән кисәтүче табличкалар урнаштырганнар.
Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә пәйда булды, ә «Башинформга» аны үз чыганагы раслады. Мәгълүмат агентлыгында аңлатуларынча, су коену сезоны башында ук ял итүчеләр арасында бу авыру очраклары ачыкланган.
Шуңа күрә БР Иҗтимагый палатасының пляжлар мониторингы буенча эш төркеменең күчмә утырышында җаваплы ведомстволарга табличкалар урнаштырырга киңәш иттеләр. Кешеләр суга керергәме, юкмы - үзләре хәл итә. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, церкариоз — су кошларының гельминт личинкалары китереп чыгара торган паразитар авыру.
Инфекция 20°С тан югары температуралы туктап торган суда коенганда барлыкка килә. Бу паразитлар кеше өчен куркыныч түгел: алар тирегә ябышалар, ләкин бик тиз үләләр. Ләкин симптомнары начар: чәнчү, кызару, каты кычыту, вак кызыл кабартмалар яки бетчәләр барлыкка килү. Аерым очракларда — йокы бозылу, бераз температура күтәрелү һәм коры йөткерү. 1,5-2 атнадан соң симптомнар уза, ләкин тиредә пигментация өч атнага кадәр сакланырга мөмкин.
Йоктырмас өчен, Роспотребнадзорда киңәш итәләр:
- рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга;
- сай сулардан һәм үрдәкләр утырган сулыклардан качарга;
- коеныр алдыннан тирегә вазелин нигезендәге репеллентлар, кремнар яисә майлар сибәргә;
- коенганнан соң шундук душ алырга яки каты сөлге белән яхшылап сөртергә һәм юеш киемнәрне алыштырырга.
Авыруның беренче билгеләре булганда табиблар үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә һәм шунда ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә сорыйлар.