

Сибайдан яшь модель Вероника Кокотюха Таиландта узган TEEN STAR INTERNATIONAL-2026 Халыкара балалар матурлык һәм талант конкурсында Башкортостан Республикасы йөзен яклады.
Вероника «TEEN STAR INTERNATIONAL-2026 3 нче вице-мисс» титулына ия булды, шулай ук «иң яхшы дефиле»номинациясендә җиңү яулады. "Верониканың халыкара аренада дебюты уңыш белән тәмамланды.
Ул яңа тәҗрибә, титул, таҗ алды һәм үз яшендә Башкортстан Республикасын Халыкара матурлык һәм талант конкурсында тәкъдим иткән Сибайдан беренче яшь модель булды», - дип сөйләделәр Сибай хакимияте матбугат хезмәтендә.