

Бу хакта бүген, 14 июльдә, Уфа шәһәр округы Советының чираттан тыш 65нче утырышында шәһәр Советы рәисе Марат Вәсимов хәбәр итте.
М.Вәсимов белдерүенчә, шәһәр Советына Ратмир Мәүлиевны дәүләт серенә кертүне туктату турында рәсми хәбәр килгән.
“Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев белән 2022 елның 22 мартындагы контрактның 8 бүлегенең 3 пункты нигезендә, аны дәүләт серенә кертү туктатылган очракта, контракт өзелергә тиеш", – диде Марат Вәсимов.
Депутат Павел Васильев билгеләп үтүенчә, соңгы вакытта түрәләр белән бәйле җәнҗаллар барысына да тәэсир итә, бу “пычрак” барысында да чагыла. Ул мэрның тәртибе әхлаксыз, дип ассызыклады.
Депутат Юлай Моратов бу коррупция җәнҗалын, бу “бардакны туктатырга кирәк”, дип белдерде.
Уфа шәһәр Советы депутатлары бертавыштан Ратмир Мәүлиев белән контрактны өзү турында карар кабул итте.
Чыганак: bashinform.ru